Җомга базары гөрли
Һәр җомга – район халкы көтеп алган базар көне.
Район үзәгендә яшәүчеләр генә түгел, авыллардан да киләләр бу көнне Олы Әтнәгә.
Чөнки бу көнне базардан азык-төлек кенә түгел, көнкүрештә кулланыла торган товарларны да, кием-салым да алырга була.
Узган атнаның җомгасында, 12 сентябрь көнне, Госалкогольинспекциянең Арча территориаль органы хезмәткәрләре дә җомга базарында булып, сатучылар һәм сатып алучылар белән очраштылар.
– Олы Әтнә авылы үзәгендә базар кайный. Ниләр генә юк икән биредә: балның сыегы да, кәрәзлесе дә, гөмбәнең кипкәне, тозлысы, маринадланганы да, яңа җыелганы дисеңме, барысы да бар. Яңа гына бакчалардан җыеп алынган яшелчәләр, балык, ит ризыклары, фермерларның үзләре үстергән терлекләреннән колбаса, казылык, полуфабрикат, камыр ризыклары, татлы ризыклар. Бакчага утыртырга куак, агач, чәчәк үсентеләре, көзге-кышкы өс киемнәре, аяк киемнәре, хәтта күрше республика – Марий Элдан клюква, брусника, шулай ук шифалы үләннәр дә алып килгәннәр. Шунысы куандыра, әлеге товарларны очсызрак бәягә сатып алырга мөмкин иде. Бәядән бигрәк, сыйфатлы, ашламасыз җитештерелгән азык-төлек бу!
Җомга базары эшмәкәр-фермерларга үз товарларын сату өчен дә менә дигән мөмкинлек бирә. Әлбәттә, сатып алучылар үз хокукларын да белергә тиешләр. Шул уңайдан, без, Госалкогольинспекциянең Арча территориаль органы хезмәткәрләре, сатып алучылар белән аралашып, аларга кулланучылар хокуклары турында аңлаттык. Аларга кулланучылар хокуклары турында брошюралар тараттык.
Мондый очрашуларның файдасы булыр, дип ышанабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев