Йорт җиткерү җиңел хезмәт түгел. Бигрәк тә хәзерге заманда.
Йортны төзеп куйганнан соң да, башкарасы эшләре бик күп. Мәсәлән, пластик тәрәзәләр куярга уйлаганда, нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк? Кулланучылар авыр хәлләргә юлыкмасыннар дигән максатны күздә тотып, бу мөһим сорау белән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге житәкчесе Ләйсән Абдуллинага мөрәҗагать итәргә булдык.
Һәм ул кулланучылар кануннарына нигезләнеп киңәшләрен бирде:
– Дөрестән дә, тәрәзәләргә заказ бирү – җитди карар, бигрәк тә урнаштыру белән бәйле булган мәсьәләләрне исәпкә алганда. Еш кына кешеләрдән бу мәсьәлә буенча төрле тормыштан алынган, мисаллар ишетелә. Шуның өчен игътибар итәргә кирәкле шартларга тукталып узасы килә. Беренче адым: компанияне дөрес сайлау Бүгенге көндә компанияләр күп һәм сайлау мөмкинлеге дә зур.
Биредә реклама төп рольне уйный. Фирмаларның реклама материалларына игътибар итегез, офисларга керегез һәм берничә компаниянең тәкъдимен өйрәнегез. Намуссыз оешмалардан качу өчен интернет һәм танышларыгызның киңәшләрен кулланыгыз.
2 адым: шартнамә төзү Кызганычка каршы, кулланучыларның яртысыннан артыгы килешүнең мөһим пунктларын игътибарсыз калдыра. Бу соңыннан проблемаларга китерә.
Шартнамә язмача һәм ике нөсхәдә төзелергә тиеш. Ике нөсхәне дә чеклар белән бергә гарантия срогы ахырына кадәр саклагыз. Түбәндәге шартларны исәпкә алу мөһим:
– килешү предметы;
– заказның гомуми бәясе;
– аванс күләме;
– эшләрне башкару сроклары;
– конструкция материалы.
Нет комментариев