25 март – Рәсәй мәдәният хезмәткәрләре бәйрәме!
Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре һәм кадерле мәдәният өлкәсе ветераннары!
Мәдәни мирасны саклауга, шулай ук халык иҗатын үстерүгә, Әтнә халкын эстетик һәм әхлакый яктан тәрбияләүгә сез зур өлеш кертәсез.
Мәдәният өлкәсендә эшләүчеләребезне сайлаган һөнәрләренә чын күңелдән тугры булулары, үз хезмәтләренә иҗади якын килүләре, һөнәри яктан камилләшүләре һәм заман белән бер сулышта булып, бер адымда атларга омтылулары берләштерә.
Хөрмәтле ветераннарга аерым рәхмәт сүзләре белдерәбез. Сезнең исем еракларга танылды һәм хәзерге вакытта сезнең иҗат эстафетасын яшь белгечләр уңышлы дәвам итә.
Мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән ихлас күңелдән тәбрик итеп, иҗатлары, талантлары, бетмәс-төкәнмәс көч-кодрәтләре өчен рәхмәт белдерәбез. Сайлаган хезмәтегезне ярату сезгә иң кыю идеяләрне һәм проектларны гамәлгә ашырырга ярдәм итсен. Сезгә сәламәтлек, илһам чыганагы, иҗади уңышлар, бәхет, иминлек юлдаш булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев