Әтнә балалар сәнгать мәктәбенең укучылары, «Без бергә» халык иҗаты республика балалар фестивалендә
«Нур» үрнәк вокаль ансамбле 1нче дәрәҗә лауреат исеме, «Ал чәчәк» үрнәк бию коллективы 3нче дәрәҗә лауреат исеме һәм «Тамчылар» вокаль ансамбле «Нур» үрнәк вокаль ансамбле белән берлектә 2нче дәрәҗә лауреат исеменә лаеклы булдылар.
Бу җиңүләр – балаларның тырышлыгы, сәләте һәм сәнгатькә бирелгәнлеге нәтиҗәсе. Алар үз остазлары җитәкчелегендә көн саен тир түгеп, яңа үрләргә омтылалар. Һәр чыгыш – аларның күңел дөньясын, милли мәдәнияткә мәхәббәтен чагылдырган бер күренеш.
Әтнә балалар сәнгать мәктәбе ел саен республика һәм халыкара дәрәҗәдәге чараларда уңышлы чыгыш ясый. Бу уку йортында балаларның сәләтен үстерү, аларга сәнгать дөньясына юл ачу өчен барлык шартлар да тудырылган. Мәктәпнең талантлы укытучылары балаларны рухландырып, аларның һәрберсендә иҗади якын килүне һәм үз эшенең остасы булырга теләк тәрбияли.
"Без бергә" фестивале кебек чаралар яшь талантларны ачыкларга, аларга үз көчләрен сынап карарга һәм башка сәнгать коллективлары белән тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирә. Фестивальдә катнашу балаларга зур этәргеч бирә, аларны яңа казанышларга рухландыра.
Бу җиңүләр сәнгать мәктәбенең киләчәк буыннары өчен дә үрнәк булып торачак. Афәрин!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев