«Әтнә КИСтекләре» командасы 7 команда арасыннан 2 урынны яулады
Җиңүчеләрне котлыйбыз, алга таба да уңышлар теләп калабыз.
Кукмара шәһәрендә "Кукмара итекләре/Кукморские валенки" Бөтенроссия халык иҗаты фестиваль-ярминкәсе узды. Әлеге фестиваль Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәниятен, декоратив – гамәли иҗатын, һөнәрчелеген саклау һәм үстерү, халык иҗатының иң яхшы үрнәкләрен ачыклау, фольклор коллективларга, халык осталарына ярдәм итү максатларында үткәрелә. Башка районнардан һәм күрше төбәкләрдән килгән коллективлар үзара иҗади бәйгедә һәм спорт ярышларында көч сынаштылар.
Әтнә районының "Әтнә КИСтекләре" командасы 7 команда арасыннан 2 нче урынны яулады.
Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар теләп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев