Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
мәдәният

Әтнә район мәдәният тарафыннан оештырылган «Хатын-кыз — гүзәллек алиһәсе» дип исемләнгән бәйгенең йомгаклау тантанасы булып узды

Бәйге гүзәл затларыбыз хөрмәтенә багышланып, 5 номинациягә бүленгән иде: «Илһам чишмәсе» (нәфис сүз); «Җыр керсен күңелгә» ( вокал); «Шома бас» (бию); «Кулларыңнан гөлләр тама» (кул эшләре); «Тәмле тамак» (аш-су осталыгы).

17нче апрель көнне Әтнә район мәдәният тарафыннан оештырылган «Хатын-кыз — гүзәллек алиһәсе» дип исемләнгән бәйгенең йомгаклау тантанасы булып узды. Бәйгегә барлыгы 43 иҗади гариза бирелде. Бәйге гүзәл затларыбыз хөрмәтенә багышланып, 5 номинациягә бүленгән иде: «Илһам чишмәсе» (нәфис сүз); «Җыр керсен күңелгә» ( вокал); «Шома бас» (бию); «Кулларыңнан гөлләр тама» (кул эшләре); «Тәмле тамак» (аш-су осталыгы); 
Җиңүчеләребез:
«Илһам чишмәсе» (нәфис сүз) номинациясе:
Валиева Миләүшә.
Мубаракшина Илзирә.
Махсус призга Арча районыннан нәни катнашучыбыз Бикбаева Зәринә лаек булды.
«Җыр керсен күңелгә» (вокал) номинациясе:
Гиниятуллина Илсөяр.
Махсус призга Корбанова Рәминә лаек булды.
«Шома бас» (бию) номинациясе:
Гилазова Ясминә
«Кулларыңнан гөлләр тама» ( кул эшләре) номинациясе:
Мингазова Гөлнәзирә
Әлеге номинациядә махсус призга лаек булучыларыбыз:
Фазылҗанова Илзирә
Әхәтова Ләлә
«Тәмле тамак» (аш-су осталыгы) номинациясе:
Муллахметова Сылу
Тантана концерт номерлары белән үрелеп барды. Җиңүчеләргә дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев