Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
мәдәният

Әтнәгә Нәүрүзбикә килде

Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт драма театры каршындагы мәйданда Нәүрүз бәйрәме узды.

Мәдәният бүлеге хезмәткәрләре зурлап әзерләнгәннәр.

Табада чыжылдап торучы коймак, “Карга боткасы”, кайнар чәй белән каршы алды ул килүчеләрне.

Ә Нәүрүзбикәне каршы алу бәйрәменә килгән балалар күп иде. Балалар гына түгел, өлкәннәр дә бар иде. Күңелле бер язгы чара бит ул. Шөкер, көне дә бик матур, кояш елмая, чат иткән аяз, җылы...
Ә балалар махсус әзерләнгән концерт номерлары карадылар, алай гына түгел, төрле уеннарда үзләре дә катнаштылар.

Берөзлексез диярлек җыр-музыка яңгырап торды, ә чарага килгәннәр уйнадылар да, биеделәр, шигырь сөйләделәр.

Чарадан турыдан-туры видеотрансляцияне караучылар күп булды. Инде фоторепортаж белән таныш булыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев