Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
мәдәният

Әтнәлеләр сынатмый

Афәрин!

Татарстан Республикасы муниципаль мәдәният оешмаларының иң яхшы мәдәният хезмәткәрләре бәйгесенең «Тая­ныч һәм абруй» номинациясендә Чембулат авыл клубы җитәкчесе Камил Галләмов, Күшәр авылы китапханәчесе Гөлүсә Галимҗанова, «Перспектива» номинациясендә Альбина Хәкимова, «Профессионал» номинациясендә Әтнә район мәдәният йорты методисты Резеда Гәләветдинова грант оттылар. Грант акчасы белем күтәрү һәм тәҗрибә уртаклашу чараларында катнашу өчен юнәлдереләчәк.
«ТР авыл җирлеге территориясендә урнашкан иң яхшы китапханә» номинациясендә Ташчишмә китапханәсе грант отты
«ТР авыл җирлеге территориясендә урнашкан иң яхшы мәдәни-ял үзәге» номинациясендә Күлле-Киме мәдәният йорты грант отты. «Татарстан Республикасы авыл җирлеге территориясендәге иң яхшы мәдәният хезмәткәре» номинациясендә Олы Мәңгәр мәдәният йорты җитәкчесе Гөлсинә Шакирова һәм «Әтнә туган якны өйрәнү музее» директоры Әлфинә Мөхәмәтҗанова грант оттылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев