Әтнәлеләр сынатмый
мәдәният

Әтнәлеләр сынатмый

Мари Эл республикасы Йошкар-Ола шәһәренең Татар мәдәнияте үзәге V нче төбәкара «Рамазан» бәйге-акциясе игълан иткән иде. Әлеге бәйгенең нәтиҗәләре билгеле һәм безнең өчен куанычлы.

Яңа Әтнә мәдәният йортының "Сандугач" вокаль ансамбле 2нче дәрәҗә лауреат (җитәкчесе Гыйләҗева Алсу Габделнур кызы). Аглиуллин Инсаф 2 нче дәрәҗә лауреат.

Әтнә район мәдәният йортының "Әтнә егетләре" гармунчылар ансамбле 3 нче дәрәҗә лауреат. Әтнә район мәдәният йортыннан Сираҗиева Гөлүзә Әбрар кызы әлеге бәйгенең гала-концертында катнашырга чакыру алды.

Гала-концерт 28 нче март көнне узачак. 

Җиңүчеләрне котлыйбыз, алга таба да уңышлар теләп калабыз.


Нет комментариев