Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
мәдәният

Бердәм формалы булдылар

Районыбыз китапханәчеләре бердәм формалы булдылар.

Игътибар итәсездер, китапханәчеләребез бер төстәге киемнән йөриләр хәзер. 

Район үзәк китапханәчеләренең киеме - яшел төстә, ә авыл китапханәчеләренеке - зәңгәр төстә. Әлеге киемгә тәңгәл килә торган төстә калфаклары һәм брошкалары бар. 

Кичә Әтнә китапханәчеләре УНИКС концерт залында узган әдәби марафон тантанасында  шушы кием белән балкып кайттылар. 

- Үзебезгә дә бик ошый, тегендә-монда барасы булса, киябез дә чыгып китәбез. Нәрсә кияргә дип борчыласы юк. Аннан соң матур, сыйфатлы,- диләр китапханәче кызлар.

Форманың материалын башкалага барып сайлап алганнар, үз акчаларына тектергәннәр. Бәясе арзан түгел. Әмма ул бәягә торырлык. Исән-сау эшләргә насыйп булсын.

Г. Галимҗанова, Г.Корбанова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев