Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
мәдәният

«Без коррупциягә каршы!» – Иске Мәңгәр авылында профилактик әңгәмә һәм буклетлар тарату узды

Иске Мәңгәр авылы клубында коррупциягә каршы көрәшкә багышланган чара узды

«Без коррупциягә каршы!» дигән девиз астында оештырылган әлеге очрашуда яшьләр һәм өлкәннәр катнашты. Мәдәният хезмәткәрләре коррупциянең нәрсә икәне, аның җәмгыятькә китергән зыяны, шулай ук аңа каршы тору юллары турында мәгълүмати әңгәмә үткәрде. Катнашучыларга коррупция очракларын ничек танырга, кайда хәбәр итәргә дигән практик киңәшләр бирелде.

Очрашу ахырында һәр катнашучыга коррупциягә каршы эшчәнлекнең төп принциплары, законнар һәм файдалы телефон номерлары язылган махсус буклетлар таратылды.

Мәдәният йорты хезмәткәрләре мондый профилактик чаралар коррупциягә каршы хокукый белемне арттыруда мөһим роль уйнавын белдерделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев