«Без төрле, әмма бердәм»
Балаларның көзге каникул ялларын кызыклы һәм файдалы үткәрү максатыннан Кышлау мәдәният йорты китапханә белән берлектә балалар белән бәйрәм открыткалары ясадылар. Шулай ук балаларга халыклар бердәмлеге көне турында мәгълүмат тә җиткерелде.
Һәр милләтнең үз гореф-гадәтләре, йолалары бар. Аларны саклау, үстерү – һәрберебезнең изге бурычы. Без төрле телләрдә сөйләшсәк тә, бер күк астында яшибез, бер тарихка ия, бер максатка омтылабыз. Халыклар бердәмлеге көне дә – шуны искә төшерү, дуслыкны ныгыту көне.
Кышлау мәдәният йорты һәм китапханә оештырган әлеге чара нәниләргә үз куллары белән бәйрәм открыткалары ясарга мөмкинлек биреп кенә калмады, бәлки аларның күңелләрендә бердәмлек, дуслык хисләрен дә уятты. Балалар төрле милләт вәкилләренең мәдәнияте белән таныштылар, бер-берсенең гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карарга өйрәнделәр.
Бәйрәм открыткаларын ясау процессы балаларга иҗади сәләтләрен ачарга, фантазияләрен эшкә җигәргә ярдәм итте.
Мондый чаралар – киләчәк буынны рухи яктан баету, аларда ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләү өчен бик мөһим. Чөнки нәкъ менә балалар – безнең киләчәгебез, алар бердәм һәм тату булса, илебез дә көчле булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев