Безнекеләр!
мәдәният

Безнекеләр!

 "УНИКС" концертлар залында эстрада сәнгатенең "Созвездие-Йолдызлык-2022" XXII Республика телевизион яшьләр фестиваленең Гала-концерты узды.

Әтнә балалар сәнгать мәктәбе бию коллективы "Ал чәчәк" (җитәкчесе Абдуллина Алия Ринат кызы) - 2 урын, конферанслар Галиәскәр Сидеев һәм Сылу Әхмәтова (җитәкчеләре Сафиуллина Финә Рәис кызы) - 3 урын яуладылар.
22 апрельдә "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында "Созвездие-Йолдызлык-2022" фестиваленең йомгаклау ГАЛА-концертында Әтнә балалар сәнгать мәктәбенең конферанс номинациясендә катнашучылар Раяз Шәрәфиев һәм Данис Яруллин (җитәкчеләре Сафиуллина Финә Рәис кызы) - 2 урын яуладылар.
Укучыларны һәм аларның җитәкчеләрен җиңүләре белән котлыйбыз! Киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!


Нет комментариев