Дусым авылы клубы каршында «Авылымның айлы кичләре» концерт-кичәсе узды
Әлеге чара авыл мәдәниятенең үсешенә, милли кыйммәтләрне саклауга һәм авылдашларны ял иттерү максатыннан узды.
Дусым авылы клубы каршында авыл халкы өчен махсус әзерләнгән «Авылымның айлы кичләре» тематик концерт-кичәсе уңышлы узды.
Концерт программасын Дусым авылы клубы һәм якын тирәдәге авылларның мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән иде. Алар башкарган матур, моңлы җырлар, биюләр, шигъри композицияләр, шулай ук халык һәм заманча җырлары күңелләргә үтеп керде.
Әлеге концерт программасы тамашачылар тарафыннан югары бәяләнде.
Кичә ахыры озакка сузылган алкышлар астында тәмамланды.
Мондый чаралар җәмгыятьнең мәдәни тормышында мөһим вақыйга булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев