«Хатын - кызда үзенчәлекле табышмак бар»
мәдәният

«Хатын - кызда үзенчәлекле табышмак бар»

Халыкара хатын-кызлар көне – иң якты, матур бәйрәмнәрнең берсе.

Шул уңайдан Дусым авылы клубында бәйрәм концерты узды. 

Элек-электән хатын-кыз җан җылысын, ма­тур­лык һәм назлылыкны үзендә гәүдә­ләндерә, дөньяга яңа тормыш, киләчәккә өмет-ышаныч бүләк итә. 

Бу концерттан хатын-кызга булган хөрмәткә, җылылыкка  тагын бер кат инанып кайттык.

Альбина Хәкимованың оста алып баруы таң калдырды. Төрле авыллардан килгән артистларның моңлы җырлары, мәгънәле шигырьләре күңелләрне айкады.

Иҗатыгыз дәвамлы булсын.


Нет комментариев