Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
мәдәният

Дусым авылы клубында балалар каникулы күңелле үтә

Чираттагы чара балалар өчен «Яңа ел» уеннары булды.

Дусым авылы клубында каникуллары күңелле үткәрү максатыннан, балалар өчен бик күңелле чара узды. Әлеге бәйрәмгә клоун белән "Снежинка" да килгән иде. Берсеннән-берсе кызыклы уеннарда балалар актив катнаштылар. Кемдер җитезлеге белән алдырды, кемдер тапкырлыгы белән. Һәрбер бала бәйрәмнән яхшы тәэсирләр алып калды.

Клоун белән "Снежинка" һәркемгә кечкенә генә бүләкләр тапшырды. 

Мондый чаралар балаларның иҗади сәләтләрен үстерергә, бер-берсе белән аралашырга, дуслашырга ярдәм итә. 

Балалар бәйрәмнән канәгать калдылар. Алар өйләренә шатланып, куанып, бүләкләр алып таралдылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев