Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
мәдәният

Дусым авылы клубында өлкәннәр көне уңаеннан спектакль куелды

Әлеге спектакльне Күәм мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Мизгел» театр коллективы (җитәкчесе Борханов Фәрит Фоат улы) тәкъдим итте.

Дусым авылы клубында өлкәннәр көне уңаеннан Р. Сәгъди пьесасына нигезләнгән "Сынган беләзек" спектакле куелды. Бөек җиңүнең 80 еллыгын да искә алып куелган әлеге спектакль һәркемнең куңеленә үтеп керде. Өлкәннәр яшь вакытларын искә алса, яшьләр өчен уйланырлык үрнәк язмыш чагылдырылган.

Күптән түгел Күәм мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Мизгел" театр коллективына "Халык театры" исеме бирелгән иде.

Тамашачы спектакльне бик җылы кабул итте.  Уңышларыгыз дәвамлы булсын. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев