Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
мәдәният

Дусым авылында да күңелле урам бәйрәме узды

Бездә әздән дә тәм табып, юктан да барны күрә белгән халык.

Авыл башына килеп кергәндә үк күңелле биюгә, шат авазга тап булдым. Дәртле музыкага кушылып, килгән кунак «панда»да, аны әйләндереп алган олысы-кечесе дә бии.

Зур казанда плов пешә. Дусым авылы зур булмаса да, яшьләр күп авылда. Бездә әздән дә тәм табып, юктан да барны күрә белгән халык.

Көн салкын булса да, туңучы булмагандыр - һәркем хәрәкәттә. Уйналмаган бер уен да калмады. Хәтта, бәйрәм тәмамлангач та, таралучы булмады.

Тәмле теле, ачык йөзе белән уйната-биетә белә дә инде Альбина Хәкимова. Тормыш иптәше Алмаз пешергән фирменный пловта телеңне йотарлык тәмле иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев