«Ел хатын кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» бәйгесендә Олы Бәрәзә авылыннан Гөлнара Яруллина катнашты
Афәрин!
Питрәч районында "Ел хатын кызы. Ел ир- аты: хатын-кыз карашы" бәйгесенең зона туры узды. Әлеге бәйгедә конкурсантлар ун номинациядә үз сәләтен, тормышка карашын, һөнәрен күрсәтте. Һәрберсе нинди генә өлкәдә эшләсә дә, туган ягының, республикасының үсешенә, халкына тугры хезмәт итә.
Әтнә районы Олы Бәрәзә авылыннан талантлы, гүзәл, тырыш Яруллина Гөлнара Билал кызы " Минем һөнәрем - минем тормышым" номинациясендә катнашты.
Гөлнара Билал кызы бик күп еллар дәвамында Ленин исемендәге нәселле терлек заводы җитештерүче авыл хуҗалыгы кооперативында бозаулар караучы булып эшли.
Хезмәтен бик яратып, җиренә җиткереп башкара. Буш вакытларын Гөлнара сәнгатьтә кайный, җырларга ярата. Авыл, район чараларында, республика, районкүләм бәйгеләрдә бик теләп катнашып югары урыннар яулый.
Дөрестән дә, “Аның һөнәре-аның тормышы”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев