Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
мәдәният

Эшне тавык чүпләп бетерерлек түгел

27 май көнне район китапханә хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.

Бу таҗвирусы дигәннәре бөтен нәрсәнең астын өскә әйләндереп салды да куйды.
Хәзер бер-беребез белән пер­чатка аша гына кү­ре­шәбез, маска аша гына сөйләшәбез. Моннан тыш, күп кенә социаль объектлар ха­лыкка хезмәт итүдән тукта­ды. Адәм баласына рухи азык биргән мәдәният йортла­ры тынып калды. Кем ничек­тер, үзем тере концерт-театрларны сагындым. Таҗ­ви­русы таралуга юл куймас өчен, концерт тамашаларны онлайн режимда карадык, әлбәттә. Тик зур тамаша залла­рында утырып, сәхнәдән тере концерт-театр ка­рауга җитми. Артист халкын да рәхәтләнеп карап, тикшереп булмый бит болай. Ә менә 15 майдан китапханә, музейлар эшли башлавын ишеткәч, район үзәк ки­тапханәсенә юл алдым. 27 май – Бөтенроссия китапханә кө­не булуы да бер сәбәп булды.
Әйе, сагындырган бу йорт. Китап киштәләре, ягымлы йөзләр. Район үзәк ки­тапханәсе директоры Алсу Әс­каровадан ки­тап­ха­нә­ләрнең бүгенге тормышы турында сорашам.
– Районда барлыгы 20 китапханә бар. 18 авыл ки­тапх­анәсе, моннан тыш, район үзәк һәм балалар үзәк китапханәләре. Аларда 31 китапханәче эшли, – дип ачыклык кертте.
– Район буенча 200 меңнән артык китап бар бүгенге көндә. Шунысы куанычлы, китап укымыйлар ди­сә­ләр дә, китапханәнең үз укучыла­ры бар. Яшь­ләр арасында да, урта һәм өлкән буын арасында да, Аллага шөкер. Китапханәгә бик яратып йөрүчеләр бар. Араларында ир-егетләр дә бик күп, – ди Алсу Әскарова.
Бүгенге көндә район китапханәчеләре районның тарихи китабын язу өчен, мәгълүматлар туплау белән шөгыльләнәләр. Авыллар, хуҗалыклар тарихын барлау, бигрәк тә районның кү­ренекле шәхесләрен туп­­лау белән үзәк ки­тап­ханәнең әйдәп баручы ки­тап­ханәчесе Гөлнур Насыйро­ва шөгыльләнә икән.
Гөлнур Насыйрова ки­тап­ха­нә­че булып 1982 елдан бирле эшли. Хезмәт стажы 29 ел. Олы Әтнә урта мәктәбенең 10 сыйныфын тәмамлауга ки­тапханәче булып, район үзәк китапханәсенә эшкә ки­лә.
– Китапханәгә эшкә Наҗия апа Вәлиуллина чакырды мине. Күпләр аны Әс­карова дип тә белә. Бер ел биредә эшләгәннән соң, әлеге һөнәрнең минеке икәнен аңлаганнан соң, Ала­буга мәдәни-агарту учили­ще­сына укырга кердем. Һө­нәр сайлауга Наҗия апа этәр­геч бирде миңа. Читтән то­рып укуы да кыен булмады. Наҗия апа безне эшкә өй­рәт­те. Бер дә тик тотмый иде. “Өйрәнгәнегез үзе­гезгә дия иде”. Ул елларда интернатлар бар иде. Атнаның бер көнендә анда барып, төрле кичәләр үткәрә идек. Аннары укучылары да икенче булган инде аның, – дип искә алды ул еллар­ны Гөлнур апа. Сүзен дә­вам итеп:
– Шуны да әйтәсем килә, күп­ләр безне китап кына биреп утыра дип уйлый. Ә безнең эш­не тавык та чүпләп бе­те­рә торган түгел. Эшли башлаган елларны Әлфинур апа белән дә эшләдек. Ул мәрхүмә инде. Шулай бервакыт урамда коеп яңгыр ява, ул ачуланып килеп керде эшкә. Ни булганы белән кызыксынабыз. Ә ул: “Юлда барганда берәү очрады. Кая барасың, дип сорый. Эшкә, димен. Ә ул миңа: “Әй, мондый яңгырлы көнне нигә барып йөрисең инде анда. Мондый көнне кеше килмидер бит анда”, дип ачуымны чыгарды диде. Һәр һөнәрнең үз нечкәлекләре бар шул, – диде Гөлнур ханым.
Дөрестән дә, замана тех­но­ло­гияләренең алга китеше, әлеге өлкәдә дә чагылыш та­ба. Ә яңалыкны тиз арада өйрәнергә кирәк. Бүгенге көндә китапларга штрих-кодлар урнаштыру да җаваплылык таләп итә.
– Коллективыбыз бик тату безнең. Һәркайсыбыз бер фикердә, бер уйда. Шуңа күрә эшләве дә җиңел, рәхәт,  – ди Гөлнур Насыйрова.
Эче тулы хәзинә, киштәләре саен аң-белем тупланган әлеге йортның ишекләре һәрвакыт ачык булсын, дигән теләктә калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев