«Иңнәрдә көч - йөрәктә ут»
Әтнә районы мәдәният йорты тарафыннан, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, «Иңнәрдә көч - йөрәктә ут» исеме астында мәдәни - спорт күңел ачу программасы узды.
Күңелле дә булды соң спорт уеннары, бүләкләре дә саллы иде. Өйдә телевизор алдында утырганчы, бирегә килеп күңел ачу - үзе бер адреналин бирә.
Шунысы кызганыч, мәдәният хезмәткәрләре бик актив булса да, көн салкынча булуданмы килгән кеше күп түгел иде.
Әлбәттә һәр бәйрәмне бизәгән «Камил коймагы» да үз урынында. Туңып китсәң кайнар чәе җылы өсти.
Киләсе бәйрәмнәрдә активрак булсак иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев