Китапханә дә нәтиҗә ясаячак
мәдәният

Китапханә дә нәтиҗә ясаячак

ВКда барган әдәби марафоннан үрнәк алып

безнең Әтнә районы үзәк китапханәсе дә Инстаграмда  #әдәби марафоннанәтнә хэштегы белән үзләренекен игълан иттеләр һәм аны ВКда барган марафон белән беррәттән 21 көн дәвамында алып бардылар.

- Без игълан иткән әдәби марафонда 19 кеше катнашты. Аларның күбесе үзебезнең район китапханәчеләре һәм китап укучыларыбыз...- ди үзәк район китапханәсе җитәкчесе Алсу Әскарова.

Нәтиҗәне алар да ясаячак. Мөгаен анысы китапханәчеләр көнендә булыр, әле тәгаен билгеле түгел.

Матур башлангыч һәм ул дәвамлы булыр дип ышаныйк.

Фото - Инстаграмнан скриншот

 


Нет комментариев