«Күңелләрдә иҗат рухы»
Бүген Әтнә үзәк китапханәсендә «Мәк чәчәге» һәм «Бөкре мәхәббәте» китапларының авторы Динә һәм аның тормыш иптәше Рафаэль Латыповлар белән иҗади очрашу узды.
Китапханәгә яңа китап кайту бер бәйрәм булса, аның авторы белән очрашу — икеләтә зур вакыйга. Бүген китапханәдә Татарстанның атказанган артистлары, «Мәк чәчәге» һәм «Бөкре мәхәббәте» китапларының авторы Динә һәм аның тормыш иптәше Рафаэль Латыповлар белән иҗади очрашу узды.
Динә ханым очрашуга килгән укучыларны әсәрләренең язылу тарихы, геройларының прототиплары, язмышлары белән таныштырды.
Әдәбият сөючеләребез Динә ханымның иҗатына карата булган фикерләре, якты теләкләре белән уртаклаштылар. Әңгәмә барышында очрашуыбызның кунагы әдәбият, сәнгать сөючеләрне тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды, күпсанлы сорауларга бик теләп җавап бирде.
Кунаклар үзләренең моңлы, дәртле җырлары белән бәйрәмне тагын да ямь өстәделәр.
Чарабыз Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры артисты Рәзилә Шәрифуллина һәм «Әтнә егетләре» гармунчылар ансамбле чыгышлары белән үрелеп барды.
Очрашуга килгәне өчен Рафаэль әфәнде һәм Динә ханымга зур рәхмәтләребезне белдерәбез!
Иҗат чишмәсе һәрвакыт ургылып аксын, киләчәктә дә зур уңышларга ирешергә насыйп булсын дигән теләктә калабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев