Күрсәтерлек эшләребез, сокланырлык нәтиҗәләребез бар
Районыбызның мәдәният хезмәткәрләре 2025 – Ватанны саклаучылар елында нинди чаралар уздырырга җыена.
Хәзер шундый бер заманда яшибез: ашыгып дөньясын көтәбез, күршегә дә әллә нигә бер, йомыш төшкәндә генә керәбез, элеккеге кебек хәл белешеп торулар, кич утырулар юк дисәк тә, ялгыш булмастыр.
Аның каравы, барлык йортларда да интернет челтәре бар. Күбебез шунда, аерым-аерым да утырабыз, төркемләп тә мәш килеп алабыз. Аралашуларның, күрешеп сөйләшүләрнең кызыгын бетергән, замананың аңлашылмаган бер хикмәте инде ул. Әлбәттә, сирәк кенә булса да очрашып, чәйләр эчеп утыргалау, күзгә-күз карашып сөйләшү-серләшүләр бик кирәк, файдалыдыр, тик вакыт җиткерә алмыйбыз: эшебез күп, телефоннан чыга алмыйбыз…
Шуңадыр да, матур традицияләр онытыла, югала бара. Без ата-бабалардан мирас булып калган изге йолаларны, матур гадәтләрне онытмаска, сакларга, буыннардан-буыннарга җиткерергә тиешбез. Аларны халык белә, хөрмәт итә икән – димәк, авыллар яши, ә авыл яшәгәч, тормыш та дәвам итә.
Ата-бабаларыбыз мирасы димәктән, аларны саклап, буыннан-буынга җиткерүдә мәдәният хезмәткәрләренең өлеше бик зур. Алай гына да түгел, авылларыбызда башкарылган күп кенә чаралар, эшләр мәдәният хезмәткәрләре катнашыннан башка узмый.
Шул уңайдан район мәдәният бүлеге җитәкчесе Алия Абдуллинадан агымдагы елда планлаштырылган чаралар, борчыган мәсьәләләр турында сораштым.
– Алия, мәдәният хезмәткәренең эш графигы башкалардан бик нык аерыла. Кеше ял иткәндә алар эшли. Мәдәният учагы дөрләп тормаса, авыллар да тынып калган кебек була. Шуңа да быелгы елны нинди чаралар белән башлап җибәрәсез? Район тамашачысын нинди яңалыклар, нинди кызыклы чаралар көтә?
– Сез әйткән сүзләр белән килешмичә дә мөмкин түгел. Инде чараларга килсәк, белгәнегезчә, 2025 ел Россиядә һәм Татарстанда Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Шул уңайдан безнең күп кенә чаралар тәрбияви, ватанпәрвәрлек төшенчәләрне үз эченә сыйдырачак һәм дә үсеп килүче яшь буында Ватаныбызга булган мәхәббәтне һәм горурлык хисләрен уятуны максат итеп куя. Һәм дә Ватанны саклаучылар елын ачу уңаеннан 31 гыйнвар көнне Әтнә татар дәүләт драма театрында “Бердәмлек белән көчле илебез” дип исемләнгән концерт чарасы була.
Әлеге чарага районыбыздан төрле кайнар нокталарда һәм дә бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашкан ветераннарыбыз чакырылачак. Аннары Ватанны саклаучылар елы уңаеннан авыл җирлекләре белән “Сезнең тормыш – үзе батырлык” дип исемләнгән фестиваль бәйге башланып китә. Әлеге фестивальне, 2 февраль көнне, Түбән Көек белән Күлле Киме авыл җирлекләре башлап җибәрә.
Фестиваль бәйгенең графигы үзебезнең Вконтакте челтәрләрендә куелып, хәбәр ителеп барылачак. Бу бәйрәмнең максаты – әлеге авыл җирлекләреннән чыккан батырларны, аларны таныту, күрсәтү, истәлекләрне тагын бер кат яңарту.
Февраль аенда һәр авылда урам бәйрәмнәре уза. Урам бәйрәмен 24 гыйнвар көнне Күшәр авылы башлап җибәрә. Чара авыл халкын гаиләләре белән ял иттерү максатын күздә тотып эшләнә.
Соңгы елда матур бер традициягә кергән бәйрәм чараларының берсе Иске Өҗем авылында уза. Биредә Нугай тавында “ТизЛәгән” фестивале үтә. Биредәге чарага махсус кунаклар да чакырулы. Моннан тыш, “Созвездие-Йолдызлык”, “Әтнә сандугачы”, “Җиз самовар”, “Бәрәңге” фестивальләребез, календарь бәйрәмнәре дә үтәчәк.
23 февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан район үзәк чыршысы узган мәйданчыкта ир-егетләребез өчен бәйрәм чарасы үтә.
Бик күңелле булачак, биредә концерт номерлары, төрле уеннар, спорт ярышлары үткәрү күздә тотыла.
– Кызганычка каршы, бүгенге көндә күп кенә авылларда эшләп килгән оешмалар кадрлар кытлыгы кичерә. Бу мәсьәлә сезнең өлкәне дә читләтеп узмый, дип беләм.
– Әйе, кадрлар кытлыгы сизелә. Бүгенге көндә эшләп килгән буын олыгая, шулай да әлеге хезмәткәрләребез безгә бик кадерле. Исән-сау эшләп кенә торсыннар. Акрынлап кына яшь белгечләр кайта. Бүгенге көндә “Алчәчәк” бию коллективы тәрбиясе алып үскән укучыбыз Ләйсән Галимуллина безгә кайтып эшли башлады.
Сәнгать мәктәбен тәмамлаган укучыларыбызның мәдәният университетына укырга керүләре сөендерә, әлбәттә. Әмма шәһәр яшьләрне үзенә җәлеп итә. Яшьләребез күбрәк шәһәрдә калу ягын карый.
Шулай да Әтнәбездә яшьләрне үзебездә калдыруның төрле юлларын эзлибез. Бер караганда шәһәр Әтнәбездән ерак түгел, шуңа күрә биредә эшләп, шәһәргә барып ял итү мөмкинлеге дә бар.
– Мәдәният өлкәсендә кадрлар кытлыгын хәл итү максатыннан, 2025 елда «Земский работник культуры» федераль программасы эшли башлаячак.
Аның кысасында мәдәният учакларында эшли башлаучыларга бер мәртәбә 1 млн сумлык субсидия биреләчәк, дигән иде Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова министрлыкның ел йомгакларына һәм 2025 елга бурычларына багышланган утырышында. Бу программа кадрлар мәсьәләсен хәл итә алырмы икән?
– Монысын вакыт күрсәтер инде. Әмма безгә эшкә кайтучы яшьләребез булса, бик шат булыр идек.
– Узган ел Владимир өлкәсендә Сабантуй үткәреп, милләттәшләребезне шатландырып кайткан идегез.
Быел да андый ерак сәфәрләр көтелмиме?
– Әйе, Аллаһка шөкер, Владимир өлкәсендә булып, матур Сабантуй үткәреп кайттык. Быел да чакырулар булыр, дип уйлыйм. Кая чакырсалар да, барырга әзербез. Милләттәшләребезгә чын авыл сабантуйларының ничек узуын, Әтнәбездә генә сакланып килгән милли уеннарыбызны күрсәтеп кайтырга һәрвакыт әзербез. Аллаһка шөкер, башкаларга күрсәтерлек эшләребез, башкаларга үрнәк итәрлек җырчыларыбыз, баянчыларыбыз, биючеләребез, мәдәният хезмәткәрләребез бар.
– Алия, мәдәният өлкәсе ул олы бер казан кебек, аның тармаклары да күп: сәнгать мәктәбе, китапханә системасы, музейлар. Әлеге юнәлештә дә бик күп, зур эшләр алып барыла, шуларның берничәсенә генә тукталып узыйк әле.
– Чыннан да, районыбызда 2006 елдан бирле Әтнә балалар сәнгать мәктәбе эшләп килә.
Бүгенге көндә әлеге мәктәптә белем алган укучыларыбыз мәдәният өлкәсендә булмаса да, тормышта үз юлларын таптылар, дип мактанып әйтә алам. Кайчандыр сәнгать мәктәбендә белем алып, төрле фестиваль-бәйгеләрдә катнашып чыныгу алган укучыларыбызның бүгенге көндә үз юллары, үз фикерләре. Аларның уңышлары турында ишетү безнең өчен зур горурлык.
Музей хезмәткәрләре тарафыннан да зур тәрбияви чаралар үткәрелеп килә. Алар районыбыз мәктәпләренә чыгып, укучылар белән очрашып, тарихи истәлекләр белән уртаклашалар.
Китапханәчеләребез дә районыбыз халкына хезмәт итә. Бүгенге көндә Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан зур эш башкарып киләләр.
“Бөек Җиңү тарихында минем гаиләм” дип исемләнәгән проект игълан иттеләр. Һәм монда сугыш чоры балаларының, тыл һәм сугыш ветераннарының истәлекләрен туплап, максатлары – китап чыгару. Әлеге хезмәтне туплауда районыбыз халкы бик актив катнашты.
– Районыбызның мәдәният хезмәткәрләре бар яктан да активлар. Авыллардагы күп кенә эшләрне башлап йөрүчеләр дә алар.
Мәсәлән, махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезгә дә һәрдаим ярдәм оештыруның башлангычы алардан башлана.
– Чыннан да, районыбызның барлык авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре дә, китапханәчеләре дә бик активлар.
Авылларда төрле ярдәмләр оештырыла. Мәдәният хезмәткәрләре авыл халкы белән тыгыз элемтәдә торып эшли. Гуманитар ярдәм оештырган вакытта да мәдәният хезмәткәрләребез, китапханәчеләребез дә бербөтен булып эшлиләр.
Мәдәният учагыннан рухи һәм тәрбияви азык та алырга мөмкин. Дөрестән дә, махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезгә ярдәм итү йөзеннән, мәдәният хезмәткәрләре төрле чараларны башлап йөрүчеләрнең берсе. Чөнки һәркайсыбызның теләк бер – махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез исән-сау кайтсыннар.
– Җавапларыгыз өчен рәхмәт. Мәдәният учаклары сүнмәсен, елыбыз матур үтсен.
– Әмин, шулай булсын. Форсаттан файдаланып, Атказанган мәдәният хезмәткәре, бервакытта да кулыннан тальян гармунын төшермәгән, барлык гомерен әлеге өлкәгә багышлаган, Кышлау авылының танылган гармунчысы Фирдәвес абый Зарипов шушы көннәрдә 75 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Аны шушы олуг юбилее белән ихластан котлыйбыз.
Аңа корычтай нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, гаилә иминлеге, озын гомер, якыннарының күңел җылысын, ихтирамын тоеп, озын-озак еллар яшәвен телибез.
Фирдәвес абый бүгенге көндә дә яшьләребезгә үрнәк булырлык остаз, үз хезмәтенең чын остасы.
Фирдәвес абый! Юбилеегыз котлы булсын. Күңелегездәге илһам чишмәсе бервакытта да саекмасын, алга таба да бергә-бергә озак еллар матур итеп, сәламәт булып, эшләргә, яшәргә язсын иде сезгә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев