Кышлау мәдәният йорты каршында «Яңа елны көткәндә» дип исемләнгән чара узды
Истә калырлык күңелле узды бәйрәм.
Татарстанда Кыш" проекты кысаларында 21 декабрь көнне 13:00 сәгатьтә Кышлау мәдәният йорты каршында "Яңа елны көткәндә" - дип исемләнгән күңел ачу чарасы булып узды. Чарада кызыклы бәйгеләр һәм ярышлар һәркемгә үзенең җитезлеген, тапкырлыгын һәм бердәмлек рухын күрсәтергә мөмкинлек бирде. Кыш бабай һәм кар кызы катнашында җыр-биюләр, күнел ачулар бәйрәм рухын тагын да ямьләндереп җибәрде.
Саф һавада узган мондый уеннар һәркемнең сәләмәтлегенә, кәефенә бары тик унай нәтиҗәләр генә бирә. Шуна да бәйрәмгә килгән һәркем яхшы кәеф, шат елмаю белән таралышты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев