Мәңгәрлеләр Азнакайны яулады
Азнакай районында урнашкан Татарстанның иң биек ноктасы — Чатыр-Тау итәгендә төрки халыкларның “Чатыр-Тау җыены – 2025” Халыкара мәдәният һәм иҗат фестивале унбишенче тапкыр гөрләп узды.
Ел саен меңнәрчә кешене җыйган бу күркәм чара, быел да, гадәттәгечә, милләтебезнең горурлыгы һәм бердәмлеген чагылдырган, рухи кыйммәтләребезне яңарткан бәйрәмгә әйләнде.
5 июль көнне, Азнакай шәһәрендә уздырылган «Чатыр Тауда җыен» фестивалендә, Олы Мәңгәр мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Чулпан» фольклор ансамбле белән «Чишмә бәйрәме» фольклор күренешен халыкка тәкъдим итеп, уңышлы чыгыш ясадылар.
Быелгы фестивальгә дә бик күп кунаклар килгән. Фестиваль мәйданчыгы төрле төбәкләрдән килгән сәләтле иҗат әһелләрен, гореф-гадәтләргә, халык сәнгатенә битараф булмаган җаннарны берләштерде.
Чарада фестиваль кысаларында «Татар базары» мәйданы оештырылган иде. Биредә төрле төбәкләрдән килгән осталарның кул эшләре, милли ризыклар, киемнәр, сувенирлар сату-алмашу мөмкинлеге булды. Шунысы сокландырды, төрле милләт халкының киемнәрен, милли ризыкларын, яшәү рәвешен чагылдырган мәйданчыклар да күп иде биредә.
Милли рух, гореф-гадәтләр һәм сәнгать – фестивальнең нигезе булып тора. Быел да чара сәхнәсендә дистәләрчә фольклор коллективлары чыгыш ясады, төрле милли киемнәрдән һәм бизәкләрдән торган күргәзмәләр куелды, кул эшләре буенча мастер-класслар уздырылды. Чатыр-Тау тарихын чагылдырган театральләштерелгән тамаша һәркемнең күңеленә үтеп керде. Ә танылган артистлар – Азнакай кызы Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, “Фәридә-Алсу” дуэты – бәйрәмне чын мәгънәсендә нурландырып җибәрде.
Ерак араны якын итеп, Әтнәдән Азнакайга кадәр килеп, «Чулпан» фольклор ансамбле дә килгән иамачыны чыгышлары белән сокландырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев