Олы Мәңгәр мәдәният йорты – авылның йөрәге ул
Мәдәният йортының яңа бинасы салынуга 50 ел.
Шул уңайдан "Җырым - гомер юлдашым"исемле юбилей концерты узды. Бирегә махсус кунаклар, "Чулпан" Халык ансамбленең фольклор күренешләре, "Бәхетле балачак" бию коллективы, егетләр ансамбле чыгыш ясады.
Хөрмәткә лаек шәхесләрне искә алдылар, мәдәният өлкәсендә намуслы хезмәт куеп, күбесе инде бакыйлыкка күчкән авылдашларын зурлаганнар.
Әлеге чарада Олы Мәңгәр мәдәният йортының бай тарихы искә алынды. Биредә узган еллар эчендә нинди генә талантлар кабынмаган, сәхнәдә нинди генә җырлар яңгырамаган! Һәр чыгыш тамашачы күңелендә җылы хатирәләр уятты, аларны мәдәният дөньясына алып кереп китте.
Юбилей концертының иң дулкынландыргыч мизгелләренең берсе - авылның мәдәният тормышына зур өлеш керткән ветераннарны искә алу булды. Залда утыручылар аларның исемнәрен алкышлар белән каршы алды.
Һәркемнең күңелендә Олы Мәңгәр мәдәният йортының юбилей кичәсе якты, җылы хатирә булып сакланыр.
Олы Мәңгәр мәдәният йорты – авылның йөрәге ул. Ул халыкны берләштерә, аларга рухи азык бирә. Киләчәктә дә мәдәният йорты тамашачыларны яңа проектлары белән шатландырып, авыл тормышын баетып торыр дип ышанабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев