“Сәйлән” әдәби-иҗади берләшмәсенең эшчәнлеген тәкъдим итү һәм киләчәк перспективаларны барлау
Ташчишмә авыл китапханәсендә “Сәйлән” әдәби-иҗади берләшмәсенең төп очрашуы уза. Вакыйганың төп максаты – узган дәвер эшчәнлегенә нәтиҗә ясау һәм киләчәк өчен яңа стратегик максатлар билгеләү.
Очрашу барышында түбәндәге мөһим мәсьәләләр күтәрелде:
-
Нәтиҗәләр ясау: Үткәргән әдәби кичәләр, уку утырышлары, әдәби сәфәрләр һәм җирле шагыйрьләр иҗатын өйрәнү кебек чараларның уңышлы яклары һәм алынган тәҗрибәләр тасвирланды.
-
Яңа проектларны планлаштыру: Киләсе өч ай эчендә тормышка ашырылачак яңа инициативалар турында фикер алышу уза. Алар арасында туган як тарихына багышланган цикл кичәләр керә.
-
Хезмәттәшлекне ныгыту: Берләшмә әгъзалары һәм китапханә хезмәткәрләре арасында элемтәне яхшырту, китапханә ресурсларын үз эшчәнлегендә нәтиҗәлерәк файдалану юллары эзләп табыла.
Бу очрашу “Сәйлән” берләшмәсенең китапханәнең мәдәни-агарту эшчәнлегендә мөһим роль уйнавын тагын бер тапкыр раслады. Киләчәктә үзара хезмәттәшлекне ныгыту, авыл җәмгыятенең рухи тормышын баету һәм милли-әдәби мирасны саклау юнәлешләрендә эшләү планлаштырып, чәй өстәле артында тәмамладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев