Ярымфинал 2026 нчы елның 20 нче гыйнварында узачак. Кызларыбызны котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез.
1нче декабрь көнне Казан шәһәрендә "Татар кызы" бәйгесенең зона этабы узды. Бәйге - катнашучыларның зиһенен, мәдәни белемен, иҗади сәләтен, татар телен белү дәрәҗәсен һәм милли кием-салым тарихына мөнәсәбәтен күрсәтә.
Әлеге бәйгедә Әтнә районын ике гүзәл кызыбыз тәкъдим итте: Олы Бәрәзә авылыннан Гыйләҗева Ясминә һәм Югары Сәрдә авылыннан Хакимова Нәзирә. Һәм алар икесе дә зона этабын узып ярымфиналга уздылар.
Бәйгедә катнашучылар татар теле, мәдәнияте, традицияләре һәм гореф-гадәтләре буенча үз белемнәрен күрсәтте. Жюри аларның өй эшләренә оригиналь якын килүләрен, интеллектуаль сорауларга җавап бирү осталыкларын, шулай ук иҗади номерларын һәм аш-су әзерләү осталыкларын бәяләде.
Алмаз Хәлиуллин финалга узган кызларның татар телен әйбәт белүен ассызыклады.
«Мин бүген бик шатланып утырдым. Сезнең сәләтегезне, билгеле, киемгә һәм талантыгызга карап кына түгел, ә күңел матурлыгына карап та бәяләдек. Милләтпәрвәр, милли җанлы булуыгыз өчен һәрберегезгә зур рәхмәт. Киләчәктә дә татар кызы исемен горур йөртүегезне телим», – диде ул.
Нет комментариев