Ура, авылга!
Районыбызда шул исемдәге проект старт алды.
Чынлыкта, бу Бөтенроссия проекты, ул балалар һәм яшүсмерләрнең “Алдынгылар хәрәкәте” иҗтимагый хәрәкәте инициативасы белән башкарыла. Проектның төп максаты – киләчәк буыннар өчен татар телен һәм традицион татар мәдәниятен саклау.
Ә эчтәлеге буенча карасак, моны авыл җирлекләрендә балалар өчен көндезге бушлай лагерьлар оештыру дип тә атарга мөмкин. Чөнки анда балалар туган телне һәм авыл тормышын өйрәнә, милли ризыклар әзерләргә өйрәнәләр һәм спорт ярышларында катнашалар.
Бу проектка иң беренче булып Күңгәр авылы кушылды. Төгәлрәк әйтсәк, Күңгәр мәдәният йорты авылдагы балаларны, яшүсмерләрне үзенә җыйды. Күңгәр мәдәният йорты директоры Ләйсән Мөхәммәдьярова, авыл китапханәсе мөдире Лилия Шәрипова һәм Күңгәр мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Зөһрә Габдрахманова әйтүенчә, бу көннәр бик күңелле узачак.
Беренче коймак төерле була диләр бит. Шуңа күрә башка районнардагы белән чагыштырып, тегеләй кирәк ул, әнә, күршеләрдә болай итәләр, дип остарырга ашыкмагыз. Татар халкында һәр нәрсәнең җае бар диләр. Сабырлык кирәк, барысы да булыр.

Зөһрә Габдрахманова Күңгәрдәгесе һәм анда узачак чаралар белән таныштырды.
– 5 көнлек программа төзелде. Бездә ул лагерь формасында үтми, балалар көн дә сәгать 14.00дә җыелалалар һәм ул 16.00гә кадәр бара, – диде ул.
Дөресрәге, беренче көн яңалыкларын үз күзләребез белән күреп, сокланып кайттык. Бирегә авылның үз балалары, әби-бабайга читтән кунакка кайтучылар килгәннәр. Үзара аралашып. Араларында Казан кебек шәһәрләрдән генә түгел, әйтик, Балтач районыннан килүләрен дә күреп куандык. Балалар махсус килгән хореограф Ләйсән Галимуллина җитәкчелегендә татарча биергә өйрәнделәр.
Татар биюе буенча “Осталык дәресе” ачылыш узуга үтте. Сер түгел, әгәр ул балаларны гел биюгә өйрәтүдән генә торса, алар тиз туячаклар. Шуны күзаллап, күрәсең, дәреснең икенче өлешендә җырлы-биюле татар халык уеннары уздырылачак.
Икенче көнне бәлеш пешерергә өйрәнәләр һәм икенче өлешендә хуш исле үләннәр белән чәй табыны оештыралар. Өченче көнне башта милли брошь ясыйлар, аның икенче өлешендә Мәхмүт хәзрәт Хәкимҗановның өенә барып аның остаханәсе, эшләре белән танышалар. Дүртенче көнне Гөлүсә Батталаова белән танышалар, ул шигырь язу буенча мастер-класс үткәрә, “Тукай эзләре буйлап” исемле интеллектуаль уен да уздыра. Икенче өлештә Ландыш Габдрахманова актерлык таланты буенча “Осталык дәресе” үткәрә. Бишенче көнне башта “Рекордлар көне” үтә, балалар үзләре “иң-иң” уңышларны сайлап алалар. Ахырдан ул сюрприз куян белән көмеш дискотека буларак тәмамлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев