Яхшы бүләкләделәр
Ә менә Күлле Кимедәге “Урам бәйрәме” көндез узды.
Биредә дә олысы-кечесе рәхәтләнеп уйнады, күңел ачты. Шунысы да мөһим – күптөрле уеннарда, яшькә карамастан, бик теләп катнаштылар. Сер түгел, Күлле Кимедә рәхәтләнеп ял да итә беләләр шул. Күп бәйгеләр узды: берәр аякны капчыкка тыгып чаптылар, үзара капчык бәрештеләр, салазкага бер-берсен утыртып чабып ярыштылар, канат тартыштылар. Кемгә ничектер, әмма иң күңеллесе футбол булды кебек монда. Кыскасы, авыл халкы бик яхшы итеп ял итте.
Шул ук вакытта кайнар чәй, тәмле коймак, пылау да пешерделәр. Бу яктан да зарланырлык булмады.
Әлбәттә, күңелле мизгел – җиңүчеләрне бүләкләү белән бәйле. Җирле күмәк хуҗалык, Күлле Киме авыл җирлеге нык тырышканнар. Халык та: “Киләсе бәйрәмнәрне дә шулай күңелле итеп уздырырга язса иде”, – дип, бик канәгать булып таралышты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев