"Яз сулышы"
Безнең кечкенә авыл клубларына профессиональ артистлар бик килмиләр, шул максаттан районыбызның мәдәният бүлеге һәм мәдәният йорты һәвәскәрләр тарафыннан авыл клубларына “Яз сулышы” дигән бик матур концерт программасы белән йөри башлады.
Иң беренче булып:
12 апрель-Иске Мәңгәр
14 апрель-Иске Өҗем
15 апрель-Ары авыл клубларына барып чыгыш ясадык.
Районыбыз талантларының искиткеч матур, зәвыклы концерт программасында: “Туган як”, “Мәхәббәт” җырлары, татар халык,эстрада стилендә дә,дәртле биюләре дә барысы да кертелгән. Халык бу концертларыбызны җылы кабул итте. Кайбер авылларда хәтта, тамашачылар концертның башыннан-ахырына кадәр безнең артистларыбызга кушылып җырлап утырдылар. Кабат килүләрен сорап калдылар. Әле тагын планда барасы берничә авыл күздә тотыла.
21 апрель - Югары Көек
22 апрель - Кышлау
28 апрель - Чембулат
29 апрель - Ташчишмә
3 май - Югары Сәрдә авыл клубларында шулай ук концертларыбыз көтелә.
Концертта катнашучы артистлар:
Руслан Галимуллин, Расим Галимзянов, Ильсия Ибрагимова, РАМДАН дуэты, Рузиль Шарифуллин, Глюза Сиразиева, Фарис Биккинин, Фарит Шигапов, Рамиль Шарафиев, Данил Марданов, Лилия Фазлиахметова, Алсу Хабибуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев