Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Мең дә бер киңәш

Бакча җиләгеннән мул уңыш алыйм дисәң

Корткычларны юк итү өчен халык ысуллары кулланыла.

Беренче тукландыруны тәмамлап, бераз гына җиләклек ныгып китә икән, көт тә тор – корткыч бөҗәкләр баш калкыта.

Төрле личинкаларга каршы көрәшүдә нашатырь спирты ярдәмгә килә. Әлеге эремәне әзерләү өчен 10 литр суга 2-3 аш кашыгы нашатырь спирты салып болгатабыз. Һәрбер җиләк  төбенә 1-2 кашык эремә салып чыгабыз.

Җиләк талпанына  исә суган кабыгы, сарымсактан эремә ясап кулланырга була. 10 литр суга 300-400 грамм суган кабыгы салып, бер атна төнәтәбез. Шуннан эремәне үсентеләргә бөркибез. Яисә 10 литр суга 100-150 грамм сарымсак (ваклап яки изеп) салып, эремә ясыйбыз. Сөзеп, үсентеләргә бөркибез

Тагын бер ысул кырмыскалардан да котылырга да ярдәм итә. Каен дегетен ( березовый деготь) чүпрәк тасмаларга сеңдереп, җиләк араларына сузып чыгабыз.

Кулланып карагыз. Файдасы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев