Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Балан чәчәк атканны көтегез!

Быел май бакчачыларны көчле кыраулары белән куркыта.

Быел яз бик иртә башланды, көтмәгәндә эссе көннәре белән аптыратты. 

Тик менә май ае салкын көннәре, кыраулы төннәре белән үзәккә үтә.

Бакчада чия, слива, груша, алмагачлар апрельдә үк ап-ак чәчәккә төренде. Кайбер бакчачылар каты кыраулар җимеш агачларының ап-ак чәчәкләрен көйдереп үтүенә зар елый. Шуңа карамастан, табигать ялгышмый, җәйгә бик аз калганын искәртеп тора. Тик шулай да, бакча эшләренә ныклап тотынганчы, борынгылар кушканча, балан чәчәк атканын көтегез.

Ел саен язгы чорда күп кенә бакчачылар, тәрәзә төбендә утырган үсентеләрне капламыйча гына тышка чыгарып утыртырга ярыймы икән, дип баш вата. Халыкта элек-электән «Балан чәчәк атса, кыраулар башкача булмый» дигән сынамыш яшәп килә. Бакчачылар да бу сынамыш белән килешә.

Баланның беренче чәчәкләре күренү белән помидор, татлы борыч, баклажан үсентеләрен ачык түтәлгә чыгарып утыртырга була. Бу инде башкача салкыннар булмас, кырау төшмәс, дигәнне аңлата.

Хезмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев