Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Пәрәвез талпаны белән көздән көрәшегез

Теплицаларны һәм оранжереяларны салкын вакытта да җилләтергә кирәк.

Бакчачыларның зарланулары белән еш мөрәҗәгать итәләр, яшелчә яфраклары саргая һәм вак бөҗәкләр очканы күзәтелә, талпаннар шул рәвешле үз ареалын үстерә.

Пәрәвез талпаннары - микроскопик паразит, ул яшелчә культураларына җитди зыян китерергә һәм, үзеннән соң бушлык кына калдырып, бөтен хуҗалыкны уңышсыз калдырырга мөмкин. Паразитны танып белү бик кыен, озынлыгы нибары 0,4-0,5 мм тәшкил итә һәм үзенең колонияләрен саклау өчен нечкә пәрәвез үрә. Кечкенә булуларына карамастан, бу җан ияләре үсемлекләргә шактый зур зыян китерергә сәләтле. Пәрәвез талпанының гомер озынлыгы  2-4 атна .

Теплицаларны һәм оранжереяларны даими җилләтү, кирәкле һава алмашын тәэмин итә һәм талпаннар үрчү өчен уңайлы шартлар тудыруны булдырмый кала. Иң соңгы очракта химик препарат инсектоакарицидлар кулланырга мөмкин.

                   Татарстан буенча Россельхознадзор тикшеручесе Р.М.Фаттахов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев