Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

2766 сум акча...

Инвалидлар ункөнлеге барышында районыбызның һәр мәктәбе үзеннән өлеш кертергә тырыша.

Бәрәскә урта гомуми белем бирү мәктәбендә узган шимбәдә әниләр көне белән бергә  инвалидлар  ункөнлегенә багышлап ярминкә уздырдылар.

Елдагыча монда  бәйрәмгә килгән әниләр ярминкәдә катнаша башта. Үзләре әйберләр дә алып киләләр, сатып та алалар, балаларга сатышалар да. Аннан соң концерт карыйлар.

"Менә шул ярминкәдә балалар 2766 сум акча эшләделәр. Бу җыйналган акчаларга укытучылар да бер көнлек хезмәт хакын өстәп, районга илтеп тапшырдык", - диләр оештыручылар.

Фотода -   Бәрәскә урта гомуми белем мәктәбендә "Инвалидлар декадасы" уңаеннан оештырылган ярминкәдән күренешләр. Ф.Закиров фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев