Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Мәгариф

9 сыйныфтан соң – ике имтиханмы, дүртме?

“Казан һәм Татарстан яңалыклары”ннан алган хәбәрләргә караганда, республикада быел 5 мең тугызынчы сыйныф укучысы ике генә имтихан тапшырачак.

Узган елның 29 декабрендә “Урта һөнәри белемгә ия булу мөмкинлеген киңәйтү буенча эксперимент үткәрү турында”гы Федераль Законга үзгәрешләр кертү турындагы ФЗ кабул ителде.
2025 елны бу экспериментта Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Липецк өлкәсе катнашса, быел аларга тагын 12 субъект, шул исәптән Татарстан да кушылды.
Әлеге экспериментка, күбрәк, пешекче, кондитер, авыл хуҗалыгына кагылышлы белгечлекләр җәлеп ителгән. Алар гына түгел, әлбәттә. Анда тулы бер исемлек бирелгән. Монда педагогика, медицина өлкәсендәге урта һөнәри белем бирү учреждениеләре катнашмый.
 Бу очракта үзебезнең районга кагылганнарын гына телгә алыйк.
Экспериментта катнашучы көллият һәм техникумнарга килсәк, республиканың 51 көллияте һәм техникумы арасында Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы да бар.
Экспериментның асылы:
– Мәктәпнең 9 сыйныфын тәмамлагач, ике мәҗбүри фәннән (рус теле һәм математика) ГИА бирүчеләр республиканың 51 көллияте һәм техникумына укырга кереп, барысы 40 – 33 һөнәр һәм 7 белгечлек алырга мөмкиннәр. Аларның барысында да бюджет урынына гарантия бирелә!
– Ә менә ГИАны 4 фәннән тапшыручылар (2 мәҗбүридән тыш, 2 фәннән сайлау нигезендә) 10 сыйныфка кабул ителәләр. Моннан тыш, әлеге экспериментта катнашмаган һөнәр һәм белгечлек буенча да урта һөнәри белем алырга мөмкиннәр.
Димәк, 9 сыйныфта укучы балалар бүгеннән үк инде сайлаган учреждениеләргә генә бара алалар.
Безнең районга килсәк, әлегә 9 сыйныфта укучы 25 бала 2 мәҗбүри ГИА гына биреп, экспериментта катнашучы учреждениеләргә барырга телиләр. Аларның 23е – үзебезнең техникумга, 2се – Казандагы учреждениеләргә.
“Казан һәм Татарстан яңалыклары”ннан алган хәбәрләргә караганда, республикада быел 5 мең тугызынчы сыйныф укучысы ике генә имтихан тапшырачак. Башкача әйтсәк, Татарстанда 5 меңгә якын тугызынчы сыйныф укучысы бу экспериментта катнашачак һәм дүрт урынына бары тик ике – рус теле һәм математикадан имтихан тапшырачак. Кыскасы, проект көллиятләргә эшче белгечлекләренә керүне җиңеләйтергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев