Алдынгылар хәрәкәте җирле бүлеге рәисе Алсу Гыйматдинова федераль конкурста зур җиңү яулады
Комыргуҗа урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы, Әтнә муниципаль районының Алдынгылар хәрәкәте җирле бүлеге рәисе Алсу Гыйматдинова балалар һәм яшьләр инициативаларының федераль конкурсында зур җиңү яулады!
Аның башлангыч сыйныф укучылары (1-4 нче сыйныфлар) өчен махсус эшләнгән "Һөнәрләр әлифбасы" авторлык проекты экспертларның иң югары бәясен алды. Бик тиздән әлеге проект районыбыз мәктәпләрендә тормышка ашырылачак
"Һөнәрләр әлифбасы" – башлангыч сыйныф укучылары өчен һөнәрләр дөньясы белән кызыклы һәм интерактив формада танышу, үз сәләтләрен ачу һәм киләчәген аңлы рәвештә сайлауга беренче, бик мөһим адымнар ясау өчен уникаль мөмкинлек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев