Ата-аналар белән бергә БДИ һәм ТДИ тапшырабыз
2026 елның 28 мартында Олы Әтнә урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Ата-аналар белән бергә БДИ һәм ТДИ тапшырабыз» Бөтенроссия акциясе кысаларында математикадан имтихан үтте.
2026 елның 28 мартында Олы Әтнә урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Ата-аналар белән бергә БДИ һәм ТДИ тапшырабыз» Бөтенроссия акциясе кысаларында математикадан имтихан үтте. Чарада чыгарылыш укучылары әти-әниләре, педагоглар, мәгариф бүлеге начальнигы Фатихов Рафис Рәфкать улы катнашты.
Әлеге акциянең максаты - ата-аналарны имтихан процедуралары белән таныштыру. Акциядә катнашучылар ДЙА үткәрүнең барлык этапларын уздылар: имтиханга теркәлү процедурасы, аудиториядә эш урыннарының ничек булуы белән танышу, имтихан уздыру пунктында контроль үлчәү материалларын бастыру һәм сканерлау, шулай ук 2026 елда математикадан ДЙА материаллары белән танышырга мөмкинлек бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев