Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Мәгариф

Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының «Әтнә шутниклары» командасы да фестивальдә катнашып, уңышка иреште

13 мартта Казан шәһәренең Химиклар мәдәният сараенда «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасының Зур фестивале булып узды.

13 мартта Казан шәһәренең Химиклар мәдәният сараенда «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасының Зур фестивале булып узды. Аңа кадәр, 9-12 мартта, командалар «Мирас» балалар сәламәтләндерү лагерендә уенга әзерләнделәр. Берничә көн дәвамында катнашучылар уенның кураторлары һәм редакторлары белән берлектә үз чыгышларын әзерләделәр.

Фестивальдә Казан, Чаллы шәһәрләре, Татарстанның төрле районнарыннан барлыгы 21 команда катнашкан. Шул исәптән Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының «Әтнә шутниклары» командасы да  әлеге фестивальдә катнашып, уңышларга ирешеп кайтты.

Зур фестивальдә үзен иң яхшы күрсәткән командалар телевизион сезонга алыначак, ә безнең кызларыбыз төп сезонның чирекфиналына чакыру алып кайттылар. Фестиваль нәтиҗәсе буенча команданың капитаны Кыямова Камилә «Иң яхшы актриса» номинациясендә җиңүче булды.

Командадагы кызларны: 31П төркеменнән Кыямова Камиләне, Гомәрова Алияне, 21П төркеменнән Мөхәммәтҗанова Раиләне, 31В төркеменнән Хисамиева Рүзинәне,  011 төркемнән Шәрипова Динәне чын күңелдән котлыйбыз!

Фестивальлдә катнашып алган хисләр, яңа танышулар, тәҗрибә студент елларыгызның онытылмас мизгелләре булып истә калсын иде!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев