Әтнә районының алтынчы мәктәбендә “Үсеш ноктасы” үзәге ачылды
“Мәгариф” милли проектының “Заманча мәктәп” федераль проекты кысаларында “Үсеш ноктасы” үзәге Бәрәскә урта мәктәбендә дә эшли башлады.
“Мәгариф” милли проектының “Заманча мәктәп” федераль проекты кысаларында “Үсеш ноктасы” үзәге Бәрәскә урта мәктәбендә дә эшли башлады.
“Үсеш ноктасы” Мәгариф министрлыгы тарафыннан 2019 елда төзелгән уникаль проект. Бүгенге көндә районыбызның Олы Әтнә, Күңгәр, Күәм, Олы Мәңгәр мәктәпләрендә әлеге проект эшләп килә инде. Бәрәскә урта мәктәбендә дә физика, химия, биология фәннәрен үзләштерү өчен мөмкинлекләр артты, дияргә була.
Проект кысаларында бүлмәләр эшләнә, яңа җиһазлар кайта. Без өметләнәбез, безнең балалар бу яңа җиһазларны кулланып, аларда эшләп, укып нәтиҗәләре әйбәтрәк булыр дип. Бу җиһазлар фәкать биология яки физика фәне буенча гына кайтса да, без аларны дәрестән тыш вакытларда – түгәрәкләр дә кулланабыз. Гомумән, әлеге җиһазларны укыту процессының кайсы юнәлешендә кулланып була, тик тотмаска уйлыйбыз, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Рафис Фатыйхов.
Хәер проектның төп максаты да – барлык укучыларга, яшәү урыннарына карамастан, сыйфатлы һәм конкурентлыкка сәләтле белем алуга тигез мөмкинлекләр бирү. Шунысын да әйтергә кирәк, “Үсеш ноктасы” белем бирү сыйфатын арттыруга шартлар тудыра, укучыларның физика, химия, биология фәннәрен үзләштерү өчен мөмкинлекләрен арттыра, табигый-фәнни һәм техник юнәлештә өстәмә белем алу мөмкинлекләрен киңәйтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев