Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Мәгариф

Әтнәдә унтугыз укучы – призер

Мәгариф бүлегеннән алган мәгълүматлар буенча, республика олимпиадаларында район буенча 19 призер урын булган.

Олы Әтнә урта мәктәбе укучысы Марат Габдуллаҗанов физкультурадан, Иске Өҗем мәктәбеннән Самира Кәрамова рус әдәбиятыннан, шушы ук мәктәп укучысы Алмаз Әхмәтов математика фәненнән, Комыргуҗа урта мәктәбеннән Лилия Мөхәмәтшина татар теленнән, Бәрәскә мәктәбеннән Азалия Нәҗмиева, Күәмнән Сәйдәш Газизов, Олы Мәңгәр мәктәбеннән Алсу Сафина, Күңгәр урта мәктәбеннән Ләйсән Кадыйрова татар әдәбиятыннан призерлар булдылар. Моннан тыш, Олы Әтнә урта мәктәбе укучысы Зәринә Шәйхиева сайлау хокукы фәненнән – призер.

Котлыйбыз! Афәрин!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев