Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Мәгариф

Әтнәнең 4 укучысы–призер

Мәктәп укучыларының инглиз теленнән «Олимпка юл» республика олимпиадасының йомгаклау этабы тәмамланды.

2026 елның 11 гыйнварыннан 14 гыйнварына кадәр «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында Татарстаннан инглиз телен яхшы белүче укучылар җыелды. Олимпиадада республиканың 43 муниципаль районыннан 7-11 сыйныфлардан 214 укучы катнашты. Олимпиадада Әтнә районы командасыннан Олы Әтнә урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Сәмиков Рамазан; 8 нче сыйныф укучысы Сәгъдиев Раяз; 9 нчы сыйныф укучысы Сәлимова Зилә; 10 нчы сыйныф укучысы Сәйфетдинов Самир; 11 нче сыйныф укучысы Хәкимҗанов Ислам; Күңгәр урта мәктәбеннән 8 нче сыйныф укучысы Мифтахетдинова Замира лаеклы чыгыш ясадылар.

ПРИЗЕРЛАР: Самиков Рамазан, Сәлимова Зилә, Сәйфетдинов Самир, Хәкимҗанов Ислам. Барлык катнашучыларга да ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска, белемнәрен тирәнәйтүне дәвам итәргә һәм белем алуда яңа җиңүләргә ышаныч белән барырга теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев