Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балалар бакчасында гаилә көненә әңгәмә узды

Бүген Әтнә балалар бакчасында «Минем гаиләм «дигән тематик әңгәмә узды.

"Гаилә тормышыбызда һәрберебез өчен иң мөһиме. Алар-якыннарыбыз һәм туганнарыбыз, игелек һәм бәхет теләүчеләр. Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәт,кайгырту һәм хөрмәт, җаваплылык, гадәтләр һәм традицияләр өйрәнәбез. Гаилә көне алдыннан без балалар белән аларның гаиләләре турында сөйләштек. Алар нәрсә белән шөгыльләнергә яраталар, ничек ял итәләр, гаиләдә яраткан бәйрәмнәр бармы, ничек билгеләп үтелә. Аннары балалар үз гаиләләрен рәсемгә төшерделәр. Без кул контурын нигез итеп алдык. Балалар үзләрен якын кешеләрне шундый матур итеп сурәтләгәннәр. Аннары без агачка яфраклар ясадык һәм ябыштырдык. Без бер зур, нык һәм тату гаилә булдырдык!" , - дип хәбәр иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев