Балтачта «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы-2026» бөтенрәсәй һөнәри бәйгесенең зона этабы булып узды
Анда муниципаль этап җиңүчесе буларак, Күәм мәктәбеннән югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алия Садриева катнашып сертификатка ия булды.
4 нче февраль көнне Балтачта "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы-2026" бөтенрәсәй һөнәри бәйгесенең зона этабы булып узды. Анда муниципаль этап җиңүчесе буларак, мәктәбебезнең югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алия Садриева катнашып сертификатка ия булды.
Алия Садриева үз эшенең остасы булуын тагын бер кат раслады. Ул дәресләрдә яңа педагогик технологияләрне, интерактив методларны кулланып, балаларның татар теле һәм әдәбиятына кызыксынуын арттыра. Аның бу югары дәрәҗәгә ирешүе – гади хезмәт түгел, ә күпьеллык фидакарь эш, һөнәри үсешкә, яңа белемгә омтылу нәтиҗәсе. Ул даими рәвештә үз осталыгын камилләштерә, алдынгы педагогик тәҗрибәләрне өйрәнә, заманча алымнарны үз эшендә куллана. Аның укучылары да олимпиадаларда, бәйгеләрдә югары нәтиҗәләр күрсәтә.
Без аның яңадан-яңа биеклекләргә ирешүен телибез. Аның һөнәри хезмәте югары бәяләнсен, ә эшчәнлеге тагын да күп буын укучыларны милли үзаңга, туган телгә мәхәббәткә тәрбияләсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев