Бәрәскә мәктәбендә «Уңыш бәйрәме» булып узды
Бәйрәмгә күмәк хуҗалык җитәкчесе Илгиз Хәйруллин һәм шушы хуҗалыкта хезмәт куючы алдынгы механизаторлар, комбайнчылар, терлекчеләр чакырылган.
Бәйрәмгә күмәк хуҗалык җитәкчесе Илгиз Хәйруллин һәм шушы хуҗалыкта хезмәт куючы алдынгы механизаторлар, комбайнчылар, терлекчеләр, шофер, бригадир, җитәкче эшендә эшләүчеләр чакырылган иде.
Җәйнең мул уңышын җыеп алганнан соң, балалар көзге байлыкка багышланган бәйрәмгә җыелды. Зал алтынсу төсләргә күмелгән, яфраклар, җиләк-җимешләр, яшелчәләр белән бизәлгән иде.
Бәйрәмне ачып җибәреп, алып баручылар балаларны көзге моңсулыктан аралап, күңелле уеннар, җырлар һәм биюләр белән сәламләде. Укучылар көзге темаларга шигырьләр сөйләделәр, көзнең матурлыгын тасвирладылар. Әби-бабайлардан калган йолаларны искә төшереп, уңыш турында мәкальләр әйттеләр һәм табышмаклар чиштеләр.
Бәйрәм кичәсе котлаулар, бүләкләүләр, җыр һәм бию белән үрелеп барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев