Бәрәскә мәктәбеннән 11 сыйныф укучысы Сабирҗанова Миләүшә олимпиаданың призер дипломына лаек булды
Җитәкчесе Закиров Фәрит Хәлил улы.
Казанның «Дуслык» комплексы базасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе һәм Республика олимпиада үзәге оештырган сайлау хокукы һәм сайлау процессы буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының төбәк (сайлап алу) этабы узды.
11 сыйныф укучысы Сабирҗанова Миләүшә сынауларны уңышлы узып, олимпиаданың призер дипломына лаек булды. Җитәкчесе Закиров Фәрит Хәлил улы.
Миләүшәнең җиңүе – аның тырышлыгы, максатчанлыгы һәм сайлау хокукы өлкәсендәге тирән белемнәренең нәтиҗәсе. Ул әлеге олимпиадага җитди әзерлек узган, төрле чыганаклардан мәгълүмат туплаган, теоретик белемнәрен гамәли мисаллар белән ныгыткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев