БДИ һәм ТДИнең чираттагы нәтиҗәләре билгеле булды
Нәтиҗәләр куанычлы
БДИдан район буенча рус теленнән уртача балл 73,6 булды. Математикадан профиль юнәлештә 78,4 балл тупланды. Бире6дә иң югары күрсәткечкә 99 балл туплаган Күәм урта мәктәбе укучысы Ислам Хафизов иреште.
Аерым фәннәргә килсәк, уртача баллар химиядән – 76, тарих буенча 61 булды.
Химиядән Күңгәр урта мәктәбе укучысы Лилия Шәфигуллина – 93, Олы Әтнә урта мәктәбе укучысы Булат Гарипов 91 балл тупладылар.
Югарыда телгә алган Күңгәр урта мәктәбе укучысы Лилия Шәфигуллина рус теленнән – 94, шул ук мәктәп укучысы Рузилә Зарипова, Комыргуҗа урта мәктәбе укучысы Лилия Мөхәмәтшина 91 балл жыйдылар.
ОГЭдан күпчелек фәннәр буенча ахыргы нәтиҗәләр әлегә билгеле түгел. Ә менә инглиз теленнән ОГЭның уртача баллы – 4,6, математиканың база өлеше буенча уртача балл 4,7не тәшкил итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев