“Белем сыйфаты – уку нәтиҗәсе”
Мәгариф бүлеге мөдире үз чыгышында шуны ассызыклады.
Районыбыз, оешма, күмәк хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, күпсанлы педагоглар һәм Казаннан килгән кунаклар катнашында укытучыларның елдагы зур чарасы узды.
Хәмит Бадиков, Гөлнар Мөхәмәдҗанова
Педагогларның быелгы август конференциясе бүләкләнүчеләрнең гаять күп булуы белән истә калыр, мөгаен.
Хәтта шундый мизгел булды – Татарстан Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев: “Бик күп бүләкләдем, бетте бугай инде” дипме, кире үз урынына киткән иде, “Әле бетмәде”, дип чакырып алдылар. Хәер, иң игелекле хезмәтләрнең берсе – гыйлем эстәүчеләрне зурлаулары мактауга лаек!
Чара барышында бик мөһим проблемалар каралды, беренче чиратта узган уку елы нәтиҗәләрен чагылдырып үттеләр. Баланың, укучының бакчада яки мәктәптәге вакыты алдан төзелгән план нигезендә бара, әлбәттә. Шуңа күрә балалар буш вакытта нишли, нәрсә белән шөгыльләнә һәм ул аңа шәхес буларак үсәргә ярдәм итәме – менә бу сораулар да тәрбияченең, укытучының күз уңында булырга тиеш, дип билгеләделәр киңәшмәдә. Мәгариф бүлеге мөдире Рафис Фатыйхов чыгышы әнә шул сорауларга җавап буларак яңгырады бугай. Чынлыкта саннарны тыңлау рәхәт иде, куандырды, кайберләрен ишеткәч горурлык хисе туды, арада уйланырга этәрә торганнары да булды.
Шөкер, 2024/2025 елында районыбызда белем бирү һәм тәрбия оешмалары челтәре үзгәрешсез: 5 – урта, 7 – төп, 1 филиал, 1 мәктәп-балалар бакчасы, 13 – балалар бакчасы, 3 – өстәмә белем бирү, 1 һөнәри белем бирү оешмалары эшләде.
Мәктәпләрдә барысы 1125 укучы белем алды, бакчаларда 441 бала, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә 1171 бала шөгыльләнде. Һөнәри белем бирү учреждениеләрендә 492 студент белем алды.
Ә менә яңа уку елында мәктәпләрдә 1110 укучы белем алыр дип көтелә. Балалар бакчаларында бүгенге көндә 422 бала тәрбияләнә. Соңгы нәтиҗәләргә караганда, 86 бала чиратта тора.
Әлбәттә, газета укучыны шушы балаларга белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә яңа технологияләр нигезендә кулланышка кергән үзгәрешләр кызыксындыра. Шулар белән таныштыру дөрес булыр.
2025 елны Күәм балалар бакчасында яңа котеллар сафка басты. Бүгенге көндә Олы Әтнә мәктәбендә спортзал түбәсе төзекләндерелә. Күшәр мәктәбендә ашханә капиталь төзекләндерелде һәм җиһазландырылды.
Милли проект кысаларында хезмәт, Ватанны саклау иминлеге нигезләре кабинетлары җиһазландырылды. Киләсе елга информатика, музыка, физика кабинетлары яңа җиһазлар белән тулыландырылачак.
Дәвамы, башы 1 биттә.
Укытучыларның узган уку елындагы составына күз салсак, райондагы 204 педагогның 110ы – югары, 75е беренче квалификацион категориягә ия. Кызганычка каршы, районыбызда физика, математика, информатика, химия, биология, тарих, җәмгыять белеме укытучылары җитми.
Балалар бакчасында 44 тәрбияче хезмәт итә. 8е – югары квалификацион, 31е беренче квалификацион категориягә ия.
Тагын бер куанычлы күрсәткеч – районыбызның 8 балалар бакчасы өстәмә белем алу өчен лицензия алды. Быелдан башлап балаларга һөнәри юнәлештәге өстәмә белем бирүче түгәрәкләр булдыру мөмкинлеге туды.
Бүгенге көндә балалар бакчасы тәрбиячеләре алдында торган бурычларның иң мөһиме – балаларга максатчан рәвештә үз туган телләрен өйрәтү, шулай ук аларны халкыбызның сәнгате, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, йолалары белән таныштыру. Инде бу юнәлештә иҗади эшләгән тәрбиячеләр дә бар. Шундыйларның берсе – Олы Әтнә балалар бакчасы тәрбиячесе Айгөл Галиева үз эшчәнлеге буенча чыгыш ясады.
Милли үзаңны үстерү бурычларын гамәлгә ашыру өчен педагогик эшчәнлекне ачык максатлар куеп һәм яңалыкларны кулланып, белем һәм тәрбиянең эчтәлеген дөрес итеп билгеләү сорала. Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклау һәм үстерү буенча мәктәпләргә караган проект кысаларында Күәм урта мәктәбе 500 мең сумлык грант иясе булды. Анда грант исәбенә “Туган якны өйрәнү музее” булдырылды.
Шулай ук әлеге проект кысаларында татар телендә белем бирүче укытучыларга караган 50 мең сумлык грантка Күәм урта мәктәбеннән укытучы Алия Садриева ия булды.
Белем сыйфатының күрсәткече булып белем бирү программаларының үтәлеше, балаларның уку нәтиҗәләре тора. Әлбәттә, бу уңайдан төп күрсәткечләрнең берсе – төп дәүләт имтиханнары. 2025 елны 9 сыйныфны 105 укучы тәмамлады. 99ы – төп дәүләт имтиханында катнашты, 6сы дәүләт чыгарылышы имтиханын тапшырды. Рус теле буенча район күрсәткече республиканыкыннан – 0,45 баллга, математика буенча – 0,23 баллга күбрәк. Сайлап алу фәннәренә килсәк, татар теленнән Бердәм республика имтиханын 46 укучы тапшырды. Гомумән алсак, химия фәненнән кала билгеләр республика уртача күрсәткеченнән югарырак. Шушы 105 тугызынчы сыйныф укучысының 41е укуын мәктәпләрдә дәвам итә. 27 укучы Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында укый.
Мәгариф системасының эш сыйфатын күрсәтүче факторларның берсе – Бердәм дәүләт имтиханнары. Бердәм дәүләт имтиханы тапшыру үзәкләренең берсе Олы Әтнә урта мәктәбе базасында урнашкан. Ул эшне оештыру критерийлары буенча республикада иң яхшыларның берсе санала. БДИ нәтиҗәләре түбәндәгечә:
Узган уку елында урта мәктәпне 30 укучы тәмамлады. Районыбыз күрсәткече рус теле, математика, химия, биология, инглиз теле буенча республикада – беренче урында! Рус телен 9 укучы югары баллга тапшырды. Бу барлык имтихан тапшыручыларның – 30 %. Математикадан 18 укучы – профиль, 12 укучы база өлешен тапшырды. Профиль юнәлешне сайлаган 7 укучы БДИны югары баллга тапшырды. Бу имтихан тапшыручыларның 25 %. База өлешен 12 укучы тапшырып, нәтиҗәләре республика күрсәткеченнән 0,53 баллга югары. Инглиз телен 1 укучы 96 баллга тапшырды. Химия фәненнән үзен 4 укучы сынап карады, уртача балл 90,75 булды. 3 укучы югары балл иясе.
Күңгәр урта мәктәбеннән Сөмбел Хисамиева 100 балл туплады. Ул биологияне дә 100 баллга тапшыра алды һәм республикадагы 2 фәнне 100әр баллга тапшырган 14 укучы арасына керде. Укытучысы – Хәмдия Галиева.
Афәрин! Биологияне район буенча 7 укучы тапшырды, 3 укучы югары балл иясе булды.
Кызганычка каршы, тарих, информатика, география фәннәре буенча күрсәткечләр республиканыкыннан түбәнрәк.
Күңгәр урта мәктәбе укучысы Айзилә Хөснетдинова татар теленнән Бердәм республика имтиханын тапшырды, күрсәткече югары – 86 балл. Укытучысы – Гөлфия Галиева! Алар икесе дә 50 мең сумлык сертификатлар белән бүләкләнделәр. Киләсе уку елында туган тел буенча имтихан бирүчеләр берәү генә булмас дигән өметтә калыйк.
Узган уку елында аерым билгедәге аттестатка һәм 1, 2 дәрәҗә медальләргә 15 укучы лаек булган иде. Шөкер, барысы да медальләрен акладылар.
Белем бирү сыйфатын билгеләгәндә олимпиада нәтиҗәләре дә төп күрсәткечләрнең берсе. Шунысы куанычлы, аларда барлык мәктәпләр дә актив катнашты. Узган уку елында республика турында призлылар саны 17 иде, быел 21гә җитте. Ә 1 укучы, Никита Әхмәров инглиз теле буенча узган олимпиадада республика этабында җиңеп, Татарстан җыелма командасы составында Мәскәүдә узган йомгаклау этабында катнашты. “Олимка – юл!” күрсәткечләре дә соклангыч. Аларны исәпкә алсак, Олы Әтнә урта мәктәбе республика уку йортлары арасында мактаулы 11 урынны алып, 25 алдынгы мәктәп арасына керде.
Республикабызда “Физмат” проекты гамәлгә ашырыла башлады.
Яңа уку елында “Физхим” программасы старт алачак…
Кыскасы, мәгариф өлкәсенең ирешкән уңышлары бик күп, яңа уку елында аларны ныгыту, арттыру бурычы тора.
Конференциядә шулай ук “Беренчеләр” хәрәкәтенең җирле җитәкчесе Гүзәл Фидаева, Олы Мәңгәр авыл җирлеге башлыгы Фәридә Филатова чыгышлары тыңланды.
Республика мәгариф һәм фән министрлыгының “Балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү һәм психологик ярдәм күрсәтүне үстерү” идарәсе башлыгы Айгөл Кашапова:
– Безнең өстенлекле юнәлешләр – мәгариф киңлегенең иминлеген тәэмин итү, сәламәтлекне саклау, рухи-әхлакый тәрбия бирү һәм шәхес формалаштыру, – дип билгеләде.
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев мәгариф системасының элеккесен һәм бүгенгесен чагыштырып, аерым критерийлар буенча бәяләде.
Әлеге мәкаләне бүләкләү тантанасы турында язып башлаган идек, шул хакта язып тәмамлау дөрес булыр. Күпсанлы мактау кәгазьләре, дипломнар белән бүләкләнүдән тыш, “Мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Олы Мәңгәр төп белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Зөлфия Муллагалиевага – «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем бирелде, яшь буынга белем һәм тәрбия бирү системасына керткән зур өлеше, күпьеллык намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән «Күңгәр урта мәктәбе»нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфия Галиева бүләкләнде.
Бүләкләнүчеләр исемлеге:
1. За многолетний добросовестный труд и значительные заслуги в сфере образования Почётной грамотой Министерства Просвещения Российской Федерации награждаются:
1) учитель татарского языка и литературы муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Большеменгерская основная общеобразовательная школа» Салахутдинова Халиса Хайдаровна;
2) преподаватель математики Государственного автономного профессионального образовательного учреждения «Атнинский сельскохозяйственный техникум имени Габдуллы Тукая» Бурганова Лилия Фаритовна.
2. Мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен «Олы Мәңгәр төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе башлангыч сыйныфлар укытучысы Муллагалиева Зөлфия Гомәр кызына «Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем бирелә.
3. Яшь буынга белем һәм тәрбия бирү системасына керткән зур өлеше, күпьеллык намуслы хезмәте өчен Татарстан республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән «Күңгәр урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галиева Гөлфия Фирдәвес кызы бүләкләнә.
4. Рухи кыйммәтләрне саклау һәм ныгыту, борынгы милли традицияләрне торгызу, шулай ук Россия халыкларының мәдәни мирасын дәвам итү буенча шәхси хезмәтләре өчен «Телләрне, мәдәниятләрне, традицияләрне саклаган һәм үстергән өчен» күкрәк билгесе белән «Бәрәзә төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ибраһимова Алсу Мәхмүд кызы бүләкләнә.
5. Яшь буынга белем һәм тәрбия бирү системасына керткән зур өлеше, күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Мактаулы остаз» аерым хөрмәтләү билгесе белән бүләкләнәләр:
1) «Сибгат Хәким исемендәге Күлле-Киме төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе пенсионер укытучысы Йосыпова Гүзәлия Индус кызы;
2) «Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы» дәүләт автоном һөнәри белем учреждениесе инглиз теле укытучысы Шакирова Алсу Виюл кызы.
6. Укытучы һөнәрен популярлаштырган өчен «Яшь мөгаллим» күкрәк билгесе белән «Олы Әтнә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе физик культура укытучысы Исмәгыйлев Руслан Әхәт улы бүләкләнә.
7. Яшь буынга белем һәм тәрбия бирү системасына керткән зур өлеше, күпьеллык намуслы хезмәте өчен Татарстан республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнәләр:
- Әтнә районы башкарма комитеты опека һәм попечительлек секторының баш белгече Бадикова Гөлназ Шамил кызы;
- «Мәгариф бүлеге» муниципаль казна учреждениесе баш бухгалтеры Галиева Гөлнур Газиз кызы;
3) «Олы Әтнә балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе мөдире Исламова Әлфия Мөнир кызы;
4) «Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе география укытучысы Гыйниятов Илшат Сәлахетдин улы.
8. Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә нәтиҗәле эшләгәннәре өчен Әтнә районы башкарма комитетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнәләр:
1) Олы Әтнә балалар бакчасы тәрбиячесе Хөснетдинова Сәкинә Арсин кызы;
2) Түбән Көек балалар бакчасы тәрбиячесе Хабибуллина Алинә Фәнис кызы;
3) Мәктәптән тыш эш үзәге өстәмә белем бирү педагогы Садриева Рита Ришат кызы.
9. Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә нәтиҗәле эшләгәннәре өчен район мәгариф бүлегенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнәләр:
1) Күлле-Киме балалар бакчасы тәрбиячесе Хөснетдинова Сиринә Мансур кызы;
2) Иске Өҗем төп мәктәбе автобус йөртүчесе Гараев Рифат Ринат улы;
3) Бәрәскә урта мәктәбе техник хезмәткәре Багавиева Айгөл Наил кызы;
- Күлле-Киме төп мәктәбе техник хезмәткәре Хакимуллина Илбера Равил кызы;
- Яңа Шашы төп мәктәбе техник хезмәткәре Хадиева Флёра Рәфкать кызы
Озак еллар мәгариф системасында хезмәт иткән, бүгенге көндә лаеклы ялга китүче укытучылар һәм хезмәткәрләр:
- Гараева Гөлфия Айтуган кызы – Яңа Шашы төп мәктәбе математика укытучысы;
- Хисматуллин Илнур Рәхимҗан улы – Түбән Көек төп мәктәбе информатика укытучысы;
- Хәкимуллина Илбера Равил кызы – Күлле-Киме төп мәктәбе техник персоналы.
- Яңа уку елында эшкә килүче яшь специалист:
1) Яруллина Гүзәл Габделхәким кызы – Олы Әтнә урта мәктәбе тарих укытучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев