Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

"Без бергә"

"Без бергә" - районыбызда Мәгариф бүлеге мәктәптән тыш эшләр бүлеге белән берлектә район мәктәпләре укучылары катнашында әнә шул исем астында чара узды.

Әлеге балалар халык иҗат фестиваленың максаты булып балаларның һәм яшүсмерләрнең нәфис - эстетик иҗатын үстерү тора. Халык мәдәниятенә, Россия халыклары традицияләренә карата хөрмәт тәрбияләү, этникара мөнәсәбәтләрне ныгыту, балаларда милли мәдәнияткә карата кызыксыну уяту, талантлы балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү бурычын да күз алдында тотып уздырылган чарада алты номинация билгеләнгән - "Хореография", "Халык вокалы", "Халык ансамбле", "Инструменталь ансамбль", "Сәнгатьле уку","Мода театры". Олы Әтнә урта мәктәбе укучылары да уңышлы чыгыш ясап үзләренең осталыкларын күрсәттеләр һәм  төрле дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнделәр:
1 - дәрәҗә лауреат исемен яулаучылар: Бадиков Алмаз, Галләмова Зәлия, "Шаян кызлар" бию торкеме.
2 - дәрәҗә лауреат исемен яулаучылар: Хәкимуллина Илүзә, Бәйрәмова Нәргизә, Хадиев Закир, Зәйнуллина Диләнур;
3 - дәрәҗә лауреат исемен яулаучылар: Гыйниятуллина Камилә.

Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев